“Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Президиумы утырышы булды

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

Бүген “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Президиумы утырышы булды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетлары рәисләре, муниципаль районнар башлыклары катнашты.

Утырыш Әгъзам Гобәйдуллин рәислегендә узды. Карауга 6 мәсьәлә кертелде. Алар арасында: Бердәй республика исәп-хисап үзәген төзү эшләре барышы турында; җирле референдумда кабул ителгән карарларны үтәмәгән өчен административ җаваплылык билгеләү турында; шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен субсидияләр түләү вәкаләтләрен муниципаль районнар дәрәҗәсенә тапшыру һәм акчаларны субвенцияләр рәвешендә муниципаль районнар бюджетына җибәрү турында  һ.б.

Барлык мәсьәләләр буенча хәзерге вазгыятне һәм проблемаларны хәл итү перспективаларын җентекле тикшерү булды. Президиум әгъзалары, муниципалитетлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре каралучы мәсьәләләрне хәл итү форматын күзаллаулары белән уртаклаштылар.

Шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен субсидияләр түләү вәкаләтләрен муниципаль районнар дәрәҗәсенә тапшыру һәм акчаларны субвенцияләр рәвешендә муниципаль районнар бюджетына җибәрү турындагы мәсьәлә аеруча актив тикшерелде. Бу темага доклад белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов чыкты. Ул аңлатканча, закон проектының максаты булып шәхси ярдәмче хуҗалыкларны тагын да үстерүне аларга дәүләт ярдәме механизмын вәкаләтләрне җирле үзидарә органнарына тапшыру юлы белән камилләштерү аша кызыксындыру тора.

Эш нәтиҗәләре буенча Президиум утырышында катнашучылар килештерелгән карарлар кабул итте, аларда муниципаль хакимият органнарына тиешле тәкъдимнәр ясау карала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International