“Хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү һәм мәшгульлеккә ярдәм” өстенлекле программасының беренче федераль форумы

2018 елның 8 мае, сишәмбе

2018 елның 16-17 маенда Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы, “Росатом” дәүләт корпорациясе белән берлектә, Түбән Новгород шәһәрендә “Җитештерүчәнлек 360” дип аталган “Хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү һәм мәшгульлеккә ярдәм” өстенлекле программасының беренче федераль форумын уздыра.

Форум Россиянең хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү өлкәсендәге иң яхшы белгечләрен, федераль һәм төбәк хакимият органнары җитәкчеләрен җыя. Форум йомгаклары буенча Россия Федерациясе Федераль Җыенына Россия Федерациясе Президентының 2018 елның 1 мартындагы Юлламасында билгеләнгән бурычларны үтәүгә юнәлдерелгән хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү планы эшләнәчәк.

Хезмәт җитештерүчәнлеге мәсьәләләре беренче тапкыр тармаклар буенча киң яктыртылачак. Форумның барлык юнәлешләре эшендә (дәүләт һәм муниципаль идарәсе, сәламәтлек саклау, социаль яклау, сәнәгать, төзелеш) тармак предприятиеләре һәм учреждениеләре мисалында хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендәге Россиянең иң яхшы тәҗрибәсе файдаланыла.

Россия Икътисади үсеш министрлыгы төбәк, җирле хакимият һәм федераль органнар вәкилләрен “Социаль яклау” юнәлеше кысаларында фикер алышуларда катнашырга чакыра. Форумда катнашу турында, BeProductive360.ru. порталында электрон теркәү үтеп, 2018 елның 10 маена кадәр хәбәр итүегезне сорыйбыз. Форум программасы һәм хат кушымта итеп бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International