Татарстанда янгынга каршы аерым режим 30 апрельдән 15 майга кадәр кертелә

2018 елның 25 апреле, чәршәмбе

Хөкүмәт Йортында узган брифингта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының (МЧС) Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары, күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе башлыгы Сергей Сергеев Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы проекты эшләнүен һәм килешү узуын хәбәр итте, анда республика территориясендә 30 апрельдән 15 майгача чорда янгынга каршы аерым режим кертү карала.
Язгы чорда янгыннарның төп сәбәбе – бакча кишәрлекләрендә чүп-чар яндыру һәм табигатьтә учаклар кабызу, МЧС мәгълүматлары буенча, Татарстанда урман белән чиктәш һәм янгын таралу куркынычы булган 82 торак пункт бар. Тагын 150дән артык объект шулай ук куркыныч зонада урнашкан, алар – бакчалык ширкәтләре һәм балалар савыктыру лагерьлары. Барлык бу объектлар янгынчылар тарафыннан контрольдә тотылачак.
“Янгынга каршы режим турында» карарның 218 пункты нигезендә авыл хуҗалыгы җирләрендә коры үләнне яндыру тоела. Шулай ук ачык уттан файдалану очраклары өчен һәм ризык әзерләү өчен учаклар яндыруга махсус таләпләр куела. Авыл хуҗалыгы җирләренә караган бакча җир кишәрлекләрендә янмый торган махсус савытлар булырга тиеш. Әлеге таләпләрне бозган очракларда һәм аларны үтәмәгәндә административ җәза бирү карала. Гражданнар өчен  – өч мең сумга кадәр, урындагы затларга – 15 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен – 200 мең сумга кадәр штраф салына. Янгынга каршы аерым режим чорында шул ук гамәлләр штрафны ике тапкыр арттыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International