Татарстанлылар  “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” законга үзгәрешләрне бәяли ала

2018 елның 16 феврале, җомга

Татарстанлыларга “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” законга үзгәрешләр кертү хакында закон проектын тикшерергә тәкъдим иттеләр. Документ “Ачык Татарстан” порталында урнаштырылган.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин тарафыннан әзерләнгән закон проекты белән җирлек яки шәһәр округы составына керүче торак пункт территориясендә үзарасалым программасын гамәлгә кертү буенча гражданнар җыены уздыру мөмкинлеге урнаштырыла.
Закон проекты белән үзидарәдә халык катнашуының яңа формасы – шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендә муниципаль хокукый актларны тикшергәндә, гаммәви тыңлаулар белән беррәттән, иҗтимагый тикшерүләр дә куллану мөмкинлеге кертелә.
Шулай ук закон проекты белән “муниципаль берәмлек территориясен төзекләндерү кагыйдәләре” төшенчәсе кертелә, төзекләндерү һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә җирлекләр һәм шәһәр округларының җирле әһәмияттәге мәсьәләләре аныклана
Тикшерү 19 февральгә кадәр барачак, дип хәбәр итә “Татар-информ” МА.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International