Биектау районының Каенлык авылында авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы ачылды

2017 елның 28 августы, дүшәмбе

Бүген Биектау районының Каенлык авылында президент программасы буенча төзелгән авыл җирлеге башкарма комитетының яңа бинасын сафка тапшыру тантанасы булды. Авыл халкының олы шатлыгын уртаклашу өчен бирегә “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Асоциациасе рәисе Минсәгыйть Шакиров, Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, районның авыл җирлекләре башлыклары да килгәннәр иде.
Җирлектә яшәүчеләрне истәлекле вакыйга уңаеннан котлаганда, Рөстәм Кәлимуллин республика һәм Муниципаль берәмлекләре Советы җитәкчелегенә муниципалларга һәрьяклап ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтен белдерде. Ул шулай ук Каенлыек үзәгендә кыска вакыт эчендә заманча һәм уңайлы бина торгызып куйган төзүчеләрнең сыйфатлы эшен бәяләп үтте. 
Татарстан муниципаль җәмәгатьчелеге башлыгы Минсәгыйть Шакиров үз чиратында Татарстан Республикасы җитәкчелегенең авыл инфраструктурасын үстерүдәге киң күләмле эшен билгеләп үтте, авыл җирлекләренә ярдәм күрсәтү программалары турында сөйләде. "Җирле үзидарә органнарына көн кадагындагы бик күп мәсьәләләрне хәл итү блеән шөгыльлщнергә туры килә, - дип басым ясады ул. - Кешеләр башкарма комитетның яңа бинасына гел яхшы хәбәрләр белән генә килсен иде, дип телисе килә. Шуңа күрә аны бөтен җәмәгатьчелек белән чиста һәм тәртипле тотарга кирәк". 
Минсәгыйть Шакиров барлык катнашучыларга сәламәтлек, иминлек теләде һәм Каенлык авыл җирлеге башлыгы Эльвера Әхмәдуллинага “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Асоциациасенең Рәхмәт хатын тапшырды. 
Символик кызыл тасманы кискәч, мактаулы кунаклар административ бинаның бүлмәләре белән таныштылар. Соңыннан Минсәгыйть Шакиров яңа бинада  Биектар районының җирлек башлыклары белән аралашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International