Татарстан hәм Чувашия муниципаль җәмәгатьчелекләре арасында мөнәсәбәтләр ныгый бара

2017 елның 23 августы, чәршәмбе

Бүген “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясендә Чувашия республикасының муниципаль берәмлекләре Советы идарәсе рәисе, Аликовский муниципаль районы башлыгы Александр Куликов җитәкчелегендәге вәкиллекле делегация кунакта булы.
Очрашу дәвамында “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциацииясе рәисе Минсәгыйть Шакиров күрше республикадан килгән коллегаларына җирле үздарәнең Татарстан моделе, аның корылыш структурасы, Совет эшчәнлеге, соңгы елларда Татарстан муниципаллары ирешкән уңышлар, җирле үзидарәгә республикала күрсәтелгән ярдәм hәм булышлык турында сөйләде.
"Татрастанда җирле үзидарәне үстерүдәге тәҗрибәсе бездә зур кызыксыну тудырды. Үзидарә органнарының стандарт булмаган эшләрне уңышлы башкарулары безгә үрнәк булып тора",- диде Чувашиянең муниципаль берәмлекләре Советының башкаручы директоры Станислав Николаев.
Очрашу ахырында ике республика муниципаллары үзара ярдәмләшү, хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.
Документка Татарстаннан Минсәгыйть Шакиров, Чувашиядән муниципаль берәмлекләр Советы идарәсе рәисе Александр Куликов кул куйдылар.
Көннең икенче яртысында Чувашия кунаклары Лаеш районы авыл җирлекләрендә эш барышы белән таныштылар.                                                                                                                                                                                                               
 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International