Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы якташлар җәмгыятьләре арасында конкурс игълан итә

2020 елның 8 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы якташлар җәмгыятьләре арасында конкурс игълан итә.

Бүген якташлар җәмгыяте җирле халык тормышында мөһим роль уйный, халык тормышының социаль-икътисади, мәдәни һәм башка мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итә. Республикада иң яхшы якташлыкларны ачыклау буенча конкурс аларның инициативаларына ярдәм итүгә һәм эшчәнлеген стимуллаштыруга юнәлтелгән.

Конкурста катнашу өчен гариза язып, якташлык эшчәнлеге турында мәгълүмат әзерләргә кирәк. Конкурс шартлары һәм бәяләү критерийлары белән тулырак биредә танышырга мөмкин.

Гаризалар 2020 елның 8 июленнән 27 июленә кадәр кабул ителә.

Конкурста җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International