Үзара салым акчасына Мамадыш авылында балалар мәйданчыгы барлыкка киләчәк

2020 елның 7 июле, сишәмбе

Кече Сон авылында спорт мәйданчыгы янында тагын бер яңа иҗтимагый урын барлыкка киләчәк, дип хәбәр итә «Нократ» газетасы. Бу үзара салым программасы ярдәме белән булдырылачак.  Балалар мәйданчыгы төзелешенә 200 мең сум акча тотылачак.

Булачак мәйдан урынында агачлар киселде, хәзерге вакытта биредә территорияне коргызу эшләре бара. Мәйданчык өчен кирәкле аттракционнар инде сатып алынган.

Моннан тыш, үзара салым акчалары торак пунктларның урамнарын ремонтлауга бүлеп биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International