17 майда Алтай краенда Федерация Советының Дмитрий Азаров җитәкчелегендәге Федератив корылыш, төбәк сәясәте, җирле үзидарә hәм Төньяк эшләре буенча комитетының hәм Аграр азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану буенча комитеты (башлыгы Михаил Щетинин) күчмә утырышы булып үтте. Утырышта Алтай крае губернаторы Александр Каргин hәм Алтай краеның Закон чыгару җыены рәисе Александр Романенко катнашты.
Күчмә утырышта катнашучылар җирле үзидарә органнарының җир буенча вәкаләтләрен гамәлгә кую hәм авыл территорияләренең тотрыклы үсеше мәсьләләрен тикшерделәр.
Утырыш карарлары белән биредә таныша аласыз.