Электрон исәпкә күчәбез!

2017 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Бүген,8 июньдә, “ТР муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе президиумының чираттагы утырышы уздырылды.
Бу чарада ,видеоконференция режимында  ул республиканың барлык муниципалитетларына трансляцияләнде,ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин,ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров,ТР Президенты, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратларының,ТР Дәүләт Советының, аерым министрлыкларның җаваплы хезмәткәрләре,республика районнары башлыклары урынбасарлары катнашты. Утырышны “ТР муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе рәисе Минсәгыйть Шакиров алып барды.
Утырыш барышында авыл җирлекләре башлыклары өчен зоналар буенча узган семинар-киңәшмәләргә йомгак ясалды. Бу сорау буенча “ТР муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясенең башкаручы сәркатибе Александр Барышев чыгыш ясады. Киңәшмә кысаларында шулай ук авыл җирлекләрендә кертеләчәк электрон хуҗалык исәбе турында фикер алышынды.Тулысынча электрон хуҗалык исәбенә күчү 2017 елның 1 июленнән башлана.Болардан тыш Татарстанда ирекле янгын сакчылыгы үсеше хакында да сүз барды. Аерым алганда,ирекле янгын сакчылыгы өчен җылытыла торган биналар төзү кирәклеге әйтелде.
Президиум утырышында лаеклыларга бүләкләр дә тапшырылды.Татарстанда җирле үзидарәне үстерүгә керткән җитди өлешләре өчен Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельяновка,Чаллы мэры Наил Мәһдиевкә,Лениногорск районы Урмышлы авыл җирлеге башлыгы Артур Хәбибуллинга муниципаль берәмлеләрнең Гомумроссия конгрессы Мактау грамоталары тапшырылды. Лаеш районында җирле үзидарәне үстерүгә җитди өлеш керткәне өчен “ТР муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе рәисе Минсәгыйть Шакиров Лаеш муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International