“Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында муниципаль депутатлар эшчәнлеген тикшерделәр.  

2017 елның 21 марты, сишәмбе

“Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары» 131-нче федераль законы билгеләгәнчә,Россиядә җирле үзидарәнең баш звеносы булып, сайлана торган вәкиллекле органнар - шәhәр округлары,муниципаль районнар,авыл җирлекләре тора. Вәкиллекле органнар халык мәнфәгатен чагылдыралар hәм аның исеменнән законнар, теге, яисә бу муниципалитет террториясендә эшләүче норматив актлар кабул итәләр. 
Республиканың вәкиллекле җирле үзидарә органнарының эш нәтиҗәлелеге hәм урындагы депутатларның үз вазыйфаларын ничек үтәүләре турында кичә, 20 мартта, ”Татарстан-Яңа гасыр” каналында “Туры элемтә” тапшыруында сүз алып барылды.
Татарстанда җирле үзидарәнең үсешенә багышланган программаның кунаклары “ТР муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе рәисе Минсәгыйть Шакиров,Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Хәмәтов hәм Биектау районының Алан-Бәксәр авыл җирлеге башлыгы Зөhрә Гарифуллина булдылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International