Балык атналыгы якынлаша

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

“ТР муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе Минсәгыйть Шакиров республика муниципаль берәмлекләрендә “Балык атналыгы” III Бөтенроссия гастрономия фестивале үткәрү буенча оештыру комитетына кертелде. Үзебездә җитештерелгән балык продукциясен республика куллану базарында алга сөрүгә юнәлтелгән бу чара 2017 елның 16-22 июнендә узачак.Бу хакта ТР Хөкүмәте сайтында урнаштырылган боерыкта хәбәр ителә.
Бер ел элек шундый фестиваль Санкт-Петербургта үткәрелеп,анда Россиянең 20 төбәгеннән 300 тонна балык,150 тонна диңгез продуктлары белән сәүдә иттеләр. Татарстанда узачак фестиваль комитетын вице-премьер Васил Шәйхразиев җитәкли.
Хөкүмәт боерыгын башкару эшен контрольдә тоту ТР туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Ивановка йөкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International