Биектау районының Алат авыл җирлегендә, Актаныш районының Актанышбаш hәм Яңа Әлем авыл җирлекләрендә,Лаеш райнының Сокуры авыл җирлегендә 12 һәм 19 мартта муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына өстәмә сайлаулар узачак.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр иткәнчә,депутатлыкка 22 кандидат тәкъдим ителгән,шуларның 17-се сәяси партияләрдән,1 кандидат иҗтимагый оешмадан,4 кандидат - үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр. Шулар арасыннан җиде кандидат теркәү узды.