Бердәм эшләү өчен

2016 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген “ТР муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоцияциясендә территориаль иҗтимагый  үзидарәнең (ТИҮ) Координация Советы беренче утырышын уздырды. ТР Президентының территорияләр белән эшләү Идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Нефедов,РФ Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча Идарәсе бүлек башлыгы Александр Павлов,ТР икътисад министрлыгының территория үсеше Идарәсе башлыгы Светлана Архипова hәм 28 ТИҮ башлыклары катнашында бу чараны республика  муниципаллар җәмәгатьчелеге җитәкчесе Минсәгыйть Шакиров алып барды.
Утырыш барышында оешма әгъзаларының бердәм тавышы белән Координация Советы рәисенең урынбасры итеп Илдус Сәлахов сайланды.Ул - Казан шәhәренең “Савиново” иҗтимагый үзидарә рәисе.
Координация Советында 2017 елга эш планы кабул ителде.Шул ук вакытта ТИҮ ләр белән иҗтимагый тәртипне саклау пунктлары арасында үзара  мөнәсәбәтләр,грантларга тотылган финанс исәп-хисаплары мәсьәләләре дә каралды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International