30 ноябрьдән 1 декабрьгәчә Пермьдә V Гомумроссия муниципаль хокукый форум уза.Темасы:”Россия Федерациясендә җирле үзидарә:законлылык белән тәэмин итү hәм хокуклар куллану практикасы”. Бу форумны Гомумроссия муниципаль берәмлекләр Конгрессы,муниципаль юристлар берләшмәсе,Пермь крае губернаторы Администрациясе,Бөтенроссия җирле үзидарә Советы,Пермь крае муниципаль берәмлекләр Советы уздыра. Анда фикер алышулар,хокук культурасын кертү турында сүз барачак.
Әлеге форум Россиянең 54 төбәгеннән 300 җирле үзидарә хезмәткәрен җыйды.Шулар арасында “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоцоциясеннән Александр Барышев та бар.