Министрлар Кабинетында лекция тыңладылар

2016 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә ТР Хөкүмәте Йортында «Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү университеты ректоры Ярослав Кузьминов «Уртача срокка һәм озак срокка перспективада Россияне үстерү ресурсы буларак кеше капиталы» темасына лекция укып үтте.
Лекциядә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР муниципаль берәмлекләре Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчелеге катнашты. 
Югары икътисад мәктәбе ректоры билгеләп үткәнчә, кеше капиталы – кешенең үзе өчен, үзен яллаучы зат өчен, ахыр чиктә илебез икътисады өчен реаль яисә потенциаль керем кебек кыйммәтләрне булдыру сәләте ул. 
«Кеше капиталы үсешенә,  яңадан торгызуга уңай стимул кирәк. Илкүләм программа кирәк, аның буенча кешеләр үз һөнәрләрендә сәләтләрен ача алырлар иде, мәсәлән, эшкуарлык эшчәнлегендә яисә социаль активлыкта старт грантлары бирелсә. Бу шулай ук торакны көтәчәккә бирү мөмкинлеге. Мондый бәйләүче элементлар билгеле бер уңай нәтиҗәгә дә китерер иде», - дип ассызыклады ректор. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International