Яңартырга,күтәрергә!

2016 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

2016 елның 25-27 май көннәрендә борынгы Рязань hәм Касимово шәhәрләрендә(бу шәhәрләр Россиянең “Алтын боҗрасы”на керә),”Тарихи шәhәрләрне,авыл җирлекләрен яңарту-торгызу.Проблемалар hәм перспективалар” дигән темага Бөтенроссия конференциясе узачак. Бу эшне Россия мәдәният министрлыгы,Рязань өлкәсе Хөкүмәте hәм Россия реставраторлар ассоцияциясе белән бергәләп үткәрәләр.
Искә төшерәбез,конференциянең төп максаты- уңай тәҗрибәне өскә күтәрү,шушы өлкәдә кече шәhәрләрне саклау – яңарту өлкәсендәге уңай күренешләрне билгеләү. Беренче шундый конференция 2009 елда  Иске Ладогада узып,бу эшнең әйбәт башлануы булган иде. Аннары әлеге чаралар Старая Русса,Псков,Түбән Новгород,Торжок.Ярославль шәhәрләрендә үткәрелде
Конференциянең төп темалары:тарихи җирлекләрдә шәhәр төзелеше эшчәнлегендә хокукый идарә итү,бүгенге шәhәр тормышында тарихи корылмалар өлеше,шушы средада туризм hәм халык сәнгате үрнәкләренең кече шәhәрләрдә тернәкләнүе hәм башкалар.
Конференция программасында пленар утырыш,тематик секцияләр,Рязань.Касимово шәhәрләре белән танышу каралган.
Конференциягә администрация,муниципалитет башлыклары,hәйкәлләрне саклау органнары белгечләре,шәhәр төзелеше,архитектура,мәдәни мирас,тыюлыклар,реставрацияләр башлыклары hәм башкалар киләчәкләр.
Тишеренү институтлары,профильле уку йортлары,туристлар оешмалары,төрле  оешмалар,союзлар,берлекләр,иҗтимагый оешмалар  чакырыла.
Конференциядә катнашучыларны”Российская Ассоцияция реставраторов” терки. Төрле сорауларыгыз белән конференция координаторы Чухлатая Дарья Евгеньевнага +79812) 314-83-08 телефонына,электрон почтасына:info.rusrest@mail.ru. га мөрәҗәгать  итәргә.
2016 елның 16 маена хәтле конференциядә катнашучының регистрация формасын факс белән,яисә электрон почтасы аша җибәрергә кирәк. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International