Бәйрәм бүләге

2015 елның 30 августы, якшәмбе
Бүген Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча үтәүче Рөстәм Миңнеханов Республика көне уңаеннан  махсус конкурста җиңгән лауреатларны бүләкләде.
Тантанада Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров,ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров hәм башка рәсми шәхесләр катнашты.
Рөстәм Миңнеханов сүзен төп дәүләт бәйрәме-Республика көне белән котлаудан башлады.
“Биредә республикабызның нигезен тәшкил иткән кешеләр җыелган.Нәкъ менә авыл җирлекләрендә hәм шәhәр округларында хакимият белән кешеләрнең төп багланышлары урнаша,нәкъ анда барлык проектларыбыз,планнарыбыз тормышка аша. Безнең эштә өлгерлек,оешканлык бик әhәмиятле. Шуңа күрү дә бүген бүләк итеп тапшырылган транспорт-урыннарда бик зарур әйбер,”-дип  сөендерде Татарстан лидеры.
Үз чиратында ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе коллегалары исеменнән республика җитәкчелеген конкрет ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтеп.Татарстан социаль-икътисади яктан чәчәк атсын өчен, муниципаль җәмәгатьчелек лаеклы өлеш кертәчәгенә ышандырды.
Лауреатлар исеменнән республика җитәкчелегенә hәм ТР мунициаль берәмлекләр Советы адресына Питрәч муниципаь районының Тимер авыл җирлеге башлыгы Әлмирә Галиева рәхмәт сүзләре җиткерде.
Бүләкләү тантанасы ахырында бәйрәмгә килүчеләр  hәм республика җитәкчелеге бергә фоторәсемгә төштеләр.
Исегезгә төшерәбез,әлеге конкурс ТР муниципаль берәмлекләр Советы тарафыннан 2011 елдан бирле җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген hәм халыкның тормыш итү сыйфатын күтәрү өчен алып барыла. Быел конкурска 200 заявка кергән иде(узган ел бу сан 201 заявка тәшкл иткән иде). Конкурсның төп үлчәмнәре буларак,муниципаль берәмлеккә кергән торак пунктлар саны,аларның район үзәгеннән ераклыгы,торак пунктында яшәүчеләр саны,аларның бер кешегә туры килгән салымлы hәм салымсыз керемнәре,җирлектә мөгезле эре терлек саны,бер кеше исәбенә карата сафка тапшырылган торак күләме,кече hәм урта кәсәбәчелекне яклау темпларының тормышка ашырылуы.кешеләрнең эш белән тәэмин ителүе,авыл җирлегенең төзекләндерүгә тоткан чыгымнары,хокук бозулар күләме,мәдәни hәм спорт томышыны.хәл-әхвәле,башка шундый җитди күрсәткечләр алынды.
Шәhәр округларында муниципаль учреждениеләр эшчәнлегенең ведомство системасындагы күрсәткечләргә туры килүе исәпләнде.
Оештыру комитеты карары белән 93 муниципаль берәмлек җиңү яулап,”Шевроле Нива” автомашинасы ачкычларын алдылар.Ике шәhәр округыннан 7 муниципаль учреждение «Форд Транзит» микроавтобусына ия булдылар.
           
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International