Зәйдә “Аз хәрәкәтләнүче гражданнарны карау мәктәбе” эшли

2018 елның 18 сентябре, сишәмбе

Зәй муниципаль районының “Шатлык” (“Радость”) социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дәүләт автоном учреждениесендә аз хәрәкәтләнүче гражданнарны карау һәм тәрбияләү мәктәбе оештырылды. Мәктәп тыңлаучыларын өлкән яшьтә булганга яисә авырулары сәбәпле  үз-үзләренә хезмәт күрсәтә алмаучы яки махсус карауга мохтаҗ  кешеләрне тәрбияләү теориясенә һәм күнекмәләренә өйрәтәләр.

Узган атнада мәктәптә икенче дәрес булды. Анда 10 кеше катнашты. Дәрестә 3 тема каралды.

  • үз-үзенә хезмәт күрсәтүгә һәм хәрәкәтләнүгә сәләтләре чикле кешеләрне карау: урын-җирен төзәтү, ашату. Хәрәкәтләнү техникасының төп кагыйдәләре;
  • сәламәт яшәү рәвеше. Организмны савыктыру ысуллары;
  • сәламәтлек торышының үзгәрешләрен тикшереп тору ысуллары.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International