Бүген Әгъзам Гобәйдуллин эш визиты белән Лениногорск муниципаль районында булды

2018 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин эш визиты белән Лениногорск муниципаль районында булды. Аны район башлыгы Рәгать Хөсәенов озатып йөрде.

Тимәш авылында Әгъзам Гобәйдуллин катнашында авыл советының яңа бинасын ачтылар. Ассоциация  Рәисе авыл халкын бу вакыйга белән котлады һәм эшләрендә яңа уңышлар теләде.

Аннан соң Яңа Чыршылы авыл җирлегендә Әгъзам Гобәйдуллин Альберт Ханнановның крестьян-фермер хуҗалыгында булды. Ул терлекчелек белән шөгыльләнә. Бүген аның мини-фермасында 8 баш мөгезле эре терлек санала.

Лениногорск шәһәрендә “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы” Ассоциациясе Рәисе районның авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Монда җирле үзидарәнең көн кадагындагы мәсьәләләре тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International