Әгъзам Гобәйдуллин эш сәфәре белән Питрәч муниципаль районында булды

2018 елның 8 августы, чәршәмбе

Бүген “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин эш сәфәре белән Питрәч муниципаль районында булды.Ул монда “Сула” йөзү бассейнын тантаналы ачуда катнашты. Бүген видеоконференция режимында республиканың төрле районнарында 7 бассейн ачылды.

Аннары Әгъзам Гобәйдуллин районның берничә социаль объектында булды. Шул исәптән, район Үзәк хастаханәсендә төзекләндерү эшләре белән танышты. АссоциацияРәисе Муллагалиев крестьян-фермер хуҗалыгының сөт эшкәртү цехын да карады.

Салкын Чишмә авылында Әгъзам Гобәйдуллин Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәйкәленә чәчәкләр куйды.

Объектларда булганнан соң, Шигали авыл җирлегендә районның авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу үткәрелде, анда өлгереп җиткән проблемаларны тикшерделәр.

Башлыклар гражданнар җыенын үткәрү тәртибе, яңа балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзү кебек мәсьәләләрне күтәрде. Районда культура йортларын компьютер техникасы белән тәэмин итү һәм аларны Интернет челтәренә тоташтыру проблемасы кискән тора.

“Сез – халык белән эшләүдә иң мөһим буын, – диде Әгъзам Гобәйдуллин җирлек башлыкларына, – монда яшәүчеләр үз проблемалары белән нәкъ менә сезгә мөрәҗәгать итә. Һәм сез барлык мәсьәләләрдә дә компентентлы булырга тиеш. Сезнең бурыч – кешене тыңлау һәм мәсьәләне хәл итү юлын табу. Ә үз чиратыбызда без сезгә ярдәм итәрбез”, – диде “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы” Ассоциациясе Рәисе.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International