Республика районнарында “Комбайн” операциясе бара

2018 елның 7 августы, сишәмбе

6 августтан 1 сентябрьгәчә республика муниципаль районнарында шартлы рәвештә “Комбайн” операциясе дип аталган үзара тикшерү рейдлары уздырыла. Бу ашлык суктыру комбайннарын техник карау вакыты чыгу, аларны уздыруның сыйфатын һәм тулылыгын тикшерү максатлары, урып-җыю эшләре барышында игеннәрне җыеп алу техникасын куркынычсыз эксплуатацияләү һәм аның сакланышын тәэмин итү зарурлыгы белән бәйле.

Рейдлар барышында түбәндәге мәсьәләләргә аерым игътибар биреләчәк:

  • дәүләт теркәве билгесе булу;
  • теркәү турында таныклык булу;
  • тракторчы-машинистның тиешле категориядәге таныклыгы булу;
  • техник карау үтүе турында таныклыгы булу.

Янгын сүндерү җайланмасы, аптечка, сулы савыт, керәк, лом, сәнәк һ.б. белән комплектлануына контроль көчле. Җитешсезлек ачыкланганда хуҗалыклар җитәкчеләре һәм вазыйфаи затларга аны бетерү вакытлары күрсәтелгән таләпләр биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International