Татарстан Республикасы Баш төзелеш идарәсе 34 шәһәрдә иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү һәм үстерүгә тендер игълан итте

2018 елның 19 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Баш төзелеш идарәсе республиканың 34 шәһәрендә иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү һәм үстерүгә тендер игълан итте. Эшләрне башкаруга республика бюджетыннан 602,5 миллион сум бүлеп бирелде. Бу хакта дәүләт сатып алулары рәсми порталында хәбәр ителә.

Иң күп акча Элмәт шәһәренә бирелә. Зифа Балакина урамындагы паркны яңартып коруга 100 миллион сум тотылачак. Алабуга “Иске мәйдан” паркын төзекләндерүгә 41 миллион сум ала. Арча, Питрәч, Буа, Мамадыш һәм башка шәһәрләргә дә өлеш чыга.

Аукцион 2018 елның 19 июлендә була. Эшләр 2019 елның июненә тәмамланыр дип көтелә.

Игълан ителгән тендер буенча аукционда җиңүчеләр әзерлек, җир, инженерлык һәм төзелеш эшләреннән комплекс үткәрергә тиеш булачак, аларның нәтиҗәсе буенча бүлеп бирелгән кишәрлекләрдә яңа иҗтимагый киңлекләр пәйда булыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International