Питрәчтә III Бөтенроссия “Скорлупино” фестивале булачак

2018 елның 18 июле, чәршәмбе

21 июльдә Питрәч авылы нарат урманында III Бөтенроссия “Скорлупино” фестивале булачак.

Быел фестиваль кунакларын күкәй белән һич тә гадәти булмаган уеннар: күкәй тондыру буенча чемпионат, таба белән йөгерү, дөнья чемпионы белән әтәч бугорты, глобаль күкәй узышлары, шулай ук бик күп махсус конкурслар, аттракционнар һәм халык күңел ачулары көтә. Бәйрәм күңелле парад – “Ак тавык тамашасы” карнавалы һәм иң яхшы артистлар катнашында бизәкле театрлаштырылган Легенда белән башлана.

Фестивальне оештыручылар “Пекинча ананас соуслы ашарлык йомырка кабыгы белән Цыпочка кыздырмасы” әзерләү буенча Россиядәге иң зур мангалда гастрономия рекорды куярга исәп тота. Моннан тыш дегустация мәйданчылары эшләячәк, йомыркадан һәм кош итеннәң тәмле экзотик ризыклар әзерләү һәм бирү буенча осталык класслары һәм башкалар үткәреләчәк .

“Скорлупино” фестивале “2018 ел милли вакыйгасы” статусындагы “RussianEvent Awards-2017” вакыйгалы туризм өлкәсендә милли премия Гран-прие иясе, Бөтенроссия “Россия могъҗизасы”, “Туристик сувенир” һ.б. конкурслар призеры булып тора, Россиянең туристлык мөмкинлекләрен Миланда “ВIТ” туристлык күргәзмәсендә тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International