Нурлат муниципаль районында гражданнар җыеннары тәмамланды

2018 елның 18 июле, чәршәмбе

Шушы көннәрдә шәһәр гимназиясе базасында халыкның район җитәкчелеге белән очрашуы булып узды. Монда идарәче компанияләр, “Төньяк-Көнчыгыш” һәм “Көнчыгыш” территориаль иҗтимагый үзидарәләре җитәкчеләре һәм вәкилләре 2018 елның беренче яртысында башкарылган эшләре турында сөйләде һәм алдагы чорга планнары белән уртаклашты. Очрашу район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин рәислегендә үтте.

Шулай итеп районда гражданнар җыеннары тәмамланды. Ике атна дәвамында шәһәр һәм авылларда яшәүчеләр район җитәкчелегенә тармак ведомстволарыбелгечләренә сорауларын бирү мөмкинлеге алдылар, үзләрен борчыган нәрсәләр турында сөйләделәр. Гражданнарның барлык мөрәҗәгатьләре җирле хакимиятконтроленә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International