“2017-2020 елларда Татарстан Республикасында эш башлаучы фермерларга ярдәм” программасы буенча конкурска документлар кабул итү бара

2018 елның 17 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “2017-2020 елларда Татарстан Республикасында эш башлаучы фермерларга ярдәм” ведомство программасында катнашуга крестьян (фермер) хуҗалыкларын өстәмә конкурс сайлап алуын дәвам итә.

Гаризаларны һәм документларны кабул итү 2018 елның 9 августына кадәр: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев урамы, 36 йорт, 3нче кат, 302 кабинет адресы буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тарафыннан эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр башкарыла.

Грант бирү һәм документ формалары  турында мәгълүмат белән монда танышырга мөмкин:

http://agro.tatarstan.ru/rus/konkurs-2018-nachinayushchiy-fermer-2656557.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International