«Безнең заман» эшләүче яшьләр иҗаты еллык ачык республика VI телевизион фестивалендә катнашуга гаризалар кабул итү башланды

2018 елның 4 июле, чәршәмбе

Оештыручылар «Безнең заман» эшләүче яшьләр иҗаты еллык ачык республика VI телевизион фестивалендә катнашуга гаризалар кабул итү башлануы турында игълан итте.

Фестиваль 2013 елдан бирле үткәрелеп килә. Аның төп бурычы булып эшләүче яшьләрнең рухи һәм интеллектуаль понтенциалын, сәхнә талантын һәм иҗади сәләтләрен ачу; дәүләтебезнең милли казанашы нигезен тәшкил итүче матди кыйммәтләр җитештерү һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә мәшгуль эшләүче яшьләрнең глобаль социаль башлангычларына ярдәм; җитештерелүче продукция, хезмәт коллективы, эш шартлары, матди кызыксындыру һәм социаль тәэмин ителеш белән һөнәри горурлык формалаштыру; яшь хезмәткәрләрне социаль адаптацияләү дәрәҗәсен күтәрү, белемнәрне һәм гамәли күнекмәләрне камилләштерү өчен мөмкинлекләрне киңәйтү тора.

Быел Татарстан Республикасында VI Фестиваль 2018 елның августыннан алып, ноябрь аена кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International