2019 елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләрене сайлау өчен гомумреспублика онлайн-сораштыруы 20 июньгә кадәр озайтыла

2018 елның 9 июне, шимбә

2019-2022 елларда Татарстан Республикасы иҗтимагый киңлекләрен үстерү кысаларында төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләрене сайлау өчен гомумреспублика онлайн-сораштыруы 2018 елның 20 июненә кадәр озайтылды. Онлайн-сораштыру сервисына Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре порталында “Халыктан сорашып-белешүләр” бүлегендә һәм “Татарстан Республикасы хезмәт күрсәтүләре” мобиль кушымтада кереп була.

Башта уңайлап төзекләндерү өстенлеген билгеләү өчен объектлар исемлегенә 216 иҗтимагый киңлек кертелгән иде. Нәтиҗәләрне анализлап караганнан соң тәкъдим ителгән территорияләр саныннан үз районнарында иң күп тавыш җыйган тагын 71 объект сайлап алынды.

Йомгаклар 2018 елның 1 июлендә ясалачак. Тавыш бирү тәмамланганнан соң 2019 елда төзекләндереләчәк объектлар исемлегенә Татарстанда яшәүчеләр иң күп тавыш биргән территорияләр кертелә. Калган иҗтимагый киңлекләр 2020-2022 елларга татарстанлылар билгеләгән рейтинглар нигезендә бүленәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International