Тобольскида Кече шәһәрләр мэрлары съезды узачак

2018 елның 8 июне, җомга

22-24 июньдә Төмән өлкәсенең Тобольск шәһәрендә Кече шәһәрләр мэрлары съезды булачак. Бу чараны Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы оештыра.

Съезд кысаларында кече шәһәрләрнең социаль-икътисади һәм архитектур үсеше, шулай ук шәһәрдә яшәүчеләрнең яшәү сыйфатын  күтәрүгә, уңайлы шәһәр мохитен һәм төзекләндерү стандартларын формалаштыруга юнәлтелгән проектлар эшләү һәм гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралачак.

Чараларда Россия Мәдәният министрлыгы җитәкчелеге, Россия Төзелеш һәм архитектура министрлыгы, Россия кече шәһәрләре ассоциациясе  вәкилләре, Россия һәм чит илләр тармак экспертлары, массакүләм мәгълүмат чаралары катнашачак.

Корылтай үткәрү турында төгәл мәгълүматны 8-345-256-89-72, 8-932-478-88-12  телефоннары буенча алырга мөмкин, багланышта торучы зат – Чебышева Ольга Евгеньевна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International