Җирле үзидарә оештыруны камилләштерүгә юнәлтелгән Федераль закон кабул ителде

2018 елның 25 апреле, чәршәмбе

2018 елның 18 апрелендә Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин “Җирле үзидарә оештыруны камилләштерү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” Федераль законга (тексты белән монда танышырга була) кул куйды. 
Анда “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законга үзгәрешләр кертелде.
Яңалыклар гражданнар җыеннарын оештыру һәм уздыру, гаммави тыңлаулар, муниципаль хокукый актларны рәсми бастырып чыгару тәртибен, шулай ук муниципалитетлар депутатлары эшчәнлеген камилләштерүне күздә тота.
Моннан тыш, авыл старостларын билгеләп кую һәм аларның эшчәнлеге тәртибен җайга салучы өстәмә статья кертелгән.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International