Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утызҗиденче утырышы булды

2018 елның 25 апреле, чәршәмбе

Дәүләт Советы Президиумы  37нче утырыш көн тәртибенә кертү өчен   41 мәсьәлә тәкъдим иткән иде. Алар арасында  унөче – республика  законнары  проектлары, егерме өче  - федераль законнар проектлары  һәм Ленинград өлкәсе закон чыгаручылары  тәкъдиме. 
Утырышта депутаталар шулай ук Федераль табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе эшчәнлеге турында мәгълүмат тыңладылар. Моннан тыш, утырыш көн тәртибенә парламентның Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты хисабы да кертелгән иде.       
Сессия эшендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, республика Хөкүмәте әгъзалары һәм чакыручылар катнашты. Утырышта “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясеннән башкаручы сәркатип Александр Барышев булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International