Республика һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре бизнес мәсьәләләрен хәл итәләр

2018 елның 24 апреле, сишәмбе

23 апрельдә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Эшкуарлык советының VIII киңәйтелгән утырышы булды. Утырышта республиканың барлык районнарыннан 300ләп эшкуар катнашты.
Утырышта Советның проект төркемнәре бизнесның системалы мәсьәләләрен хәл итүне тәкъдим иттеләр. Республика министрлыклары һәм ведомстволары белән бергәләп эшләү чорында Совет бизнесның мөһим һәм актуаль мәсьәләләрен хәл итү проектларын эшләүгә ирештеләр: банк счетны туктаткан очракта бизнес өчен эш кагыйдәләре тәкъдим иттеләр; лизинг һәм транспорт компанияләре өчен күчемле мөлкәткә салым буенча салым йөген кимету мәсьәләләрен күтәрделәр; җир кишәрлекләрендә саклык зоналары турында бизнеска мәгълүмат бирү механизмын тәкъдим иттеләр; предприятиеләр өчен санитар-саклау зоналарын билгеләүнең яңа кагыйдәләрен эшләделәр.

Утырышта “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясеннән башкарма секретарь Александр Барышев катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International