Калуга өлкәсенең Жуковск районы муниципаллары делегациясе белән очрашу

2018 елның 20 апреле, җомга

Бүген “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясендә Калуга өлкәсенең Жуковск районы муниципаль хезмәткәрләренең әлеге район администрациясе башлыгы Анатолий Суярко җитәкчеләндәге делегациясе булды.
Очрашу барышында республиканың муниципаль җәмәгатьчелеге башлыгы Әгъзам Гобәйдуллин кунакларны Татарстан җирле үзидарәсе системасының үзенчәлекләре һәм Ассоциация эшчәнлеге белән таныштырды. Моннан тыш, файдалы фикер алышу булды. Кунакларны, аерым алганда, үзара салым программасын гамәлгә ашыру, муниципаль хакимият эшчәнлегенә кануннар белән булышу, җирле үзидарә органнарын кадрлар белән тәэмин итү буенча Татарстан тәҗрибәсе кызыксындырды. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International