Саба муниципаль районында яңа мәчет ачылды

2018 елның 23 марты, җомга

Бүген Саба муниципаль районының Мәртен авылында яңа мәчет ачылды. Бу унайдан уздырылган тантанада Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм Саба мөхтәсибәте имам-мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов катнаштылар.
Яңа мәчетнең мәйданы 62 квадрат метр, монда бер ук вакытта 80ләп кеше намаз укый ала. Мәчет кирпичтән Марат һәм Илсур Галиевлар һәм авыл халкы иганәсенә ике ел төзелде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International