Алабуга төзекләндерү буенча Бөтенроссия конкурсында катнаша

2018 елның 21 марты, чәршәмбе

Алабуга тарихи җирлекләрдә һәм кече шәһәрләрдә иң яхшы төзәкләндерү проектларын сайлап алу буенча Бөтенроссия конкурсында катнаша. “Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру” проекты кысаларында Россиядә 80ләп җиңүче: “тарихи җирлекләр” категориясендә  – 20, “кече шәһәрләр” категориясендә  – 60 торак пункт сайлап алыначак, дип яза “Татар-информ” МА. Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ренат Хәйруллин сүзләренә караганда, шәһәр конкурста ике проект белән катнаша.
“Бу конкурс кысаларында без элеккеге “Чебурашка” балалар мәйданчыгын һәм Ленин мәйданын төзекләндерергә телибез. Мәсәлән, Ленин мәйданын яңартуга 50 миллион сум җәләп итү планлаштырыла. Гамәлгә ашыра башланганчы ике проект та, һичшиксез, халык тикшерүенә куелачак,” – диде Ренат Хәйруллин.
Конкурста катнашу өчен гаризаларны төбәкләр 1 апрельгә кадәр җибәрергә тиеш. Откан грантлар ике ел дәвамында гамәлгә ашырылачак. Кече шәһәрдә паркны, сквер, мәйданны яисә урамны уңайлап төзекләндерү проектын тормышка ашыруга һәр грант суммасы 30дан 100 миллион сумга кадәр булачак, ә тарихи җирлекләр 50 миллион сумгача исәп тота ала. Конкурсны Россия Төзелеш министрлыгы үткәрә.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның февралендә Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр форумында катнашучылар белән очрашудан соң Россия Президенты Владимир Путин Россия Хөкүмәтенә быелдан башлап, ел саен әлеге торак пунктларда иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерүгә иң яхшы проектларны хуплау сыйфатында кимендә биш миллиард сум бүлеп бирергә кушкан иде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International