Авыл җәмәгать лидерлары конкурсы бара

2018 елның 19 марты, дүшәмбе

Россия авыл яшьләре берлеге, Россия Федерациясе Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты, Президент грантлары фонды булышлыгында, авыл территорияләрендә җәмәгать лидерларын ачыклау буенча конкурс үткәрә.
18-35 яшьтәге активистлардан гаризалар кабул ителә, алар түбәндәге юнәлешләрдә уңышка ирешкән булырга тиеш: эшкуарлык, мәгариф, мәдәният, спорт, медицина һәм граждан активлыгы. Анда катнашу өчен, “Авыл. Китәргә ярамый калырга. Үз өтереңне куй!” темасына эссе һәм үз портфолиоңны (дипломнар, мактау грамоталары, рәхмәт хатлары һ.б.) беркетеп, 2018 елның 10 апреленә кадәр конкурсны оештыручы сайтында электрон гариза бирергә кирәк.
Җиңүчеләрне Россия Федерациясе субъектларының берсендә үз юнәлеше буенча уку мөмкинлеге, кызыклы мастер-класслар, эксперт лекцияләре, шәхес үсеше тренинглары, шулай ук яңа дуслар, фикердәшләр командасы һәм онытылмаслык тойгылар көтә. Конкурс нәтиҗәләре буенча Федераль авыл яшьләре ресурс үзәге каршында профильле экспертлар яшьләр пулы формалаштырылачак, дип хәбәр итә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International