Әгъзам Гобәйдуллин төрек шәһәре Мәрмәрис делегациясе белән очрашты

2018 елның 12 марты, дүшәмбе

Бүген “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин Мәрмәрис шәһәре (Төркия) мэры Али Аҗар җитәкчелегендәге шәһәр делегациясе белән очрашты.                     
Очрашу барышында ике республикада җирле үзидәрә үсеше мәсьәләләре тикшерелде.
Әгъзам Гобәйдуллин кыскача республикабыз муниципаль җәмәгатьчелеге һәм “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе эшчәнлеге, урыннарда гамәлгә ашырылучы Президент программалары турында сөйләде.
“Бүген республиканың муниципаль хакимияте – 15 мең чамасы кеше кергән фикердәшләрнең куәтле һөнәри командасы. Аларның 7700 тирәсе төрле дәрәҗәдәге депутатлар, 6,5 меңләбе муниципаль хезмәткәр, шулай ук республиканың 2 шәһәр округында һәм 26 районында эшләп килгән ТОСларның 360 активисты. Безнең өчен өстәнлекле бурыч булып территорияләрне үстерү һәм халыкның тормыш муллыгын күтәрү кала. Гамәлгә ашырыла баручы 37 республика программасының барысы да шуңа юнәлгән,” – дип билгеләп үтте республика муниципаль җәмәгатьчелеге башлыгы.
Ассоциация Рәисе муниципалитетларның башка илләрдәге хезмәттәшләре белән аралашып эшләвенең югары дәрәҗәдә булуын ассызыклап үтте. Әйтик, Татарстанның 10нан артык муниципаль берәмлеге Төркия шәһәрләре белән тугандашлык итә. Республикабыз муниципаллары һәм Төрек дөньясы муниципалитетлары берлеге багланышлары да елдан-ел ныгый бара.
Үз чиратында Али Аҗар Татарстан җирле үзидарәсе системасы белән аларның Түбән Кама  муниципаль районында булганда таныша алуларын хәбәр итте.
“Татарстанда халыкны үзләре яшәгән территорияләр белән идарә итүгә тартулары бик мөһим. Республика бюджетыннан софинансланучы үзарасалым программагыз моңа ачык дәлил,” – диде Мәрмәрис мэры. 
Али Аҗар сүзләренә караганда, Төркиянең һәм дөньяның иң матур курорт калаларының берсе булган Мәрмәрискә ел саен 2 миллион чамасы турист килә. Шул ук вакытта ул аларның саны россиялеләр һәм, әлбәттә инде, татарстанлылар исәбенә арта барыр, дигән өмет белдерде.
Очрашуда шулай ук Мәрмәрис мэриясе секретариаты җитәкчесе Седат Кирт, “Даламан” халыкара аэропорты генераль директоры Әхмәт Хәмди Гүвәнч, “Анекс тур” компаниясенең төбәк вәкиле Мостафа Оздән, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе, Түбән Кама муниципаль район Советы, республика министрлыклары һәм ведомстволары җаваплы хезмәткәрләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International