Татарстанда иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасын гамәлгә ашыру дәвам итә

2018 елның 12 марты, дүшәмбе

2015 елда иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы башланганнан бирле Татарстанда 8,8 миллиард сумлык 257 парк, сквер, яр буе территорияләре һәм мәйданнары яңадан төзелде яисә реконструкцияләнде. 2017 елда гына да урыннарда 68 иҗтимагый киңлек төзекләндерелде. Бу максатка 3 миллиард сумнан артыграк акча тотылды.
2018 елда республика районнарында һәм шәһәрләрендә 56 объект кору һәм уңайландыру планлаштырыла. Бу эшләргә Татарстан бюджетыннан 2,7 миллиард сум акча биреләчәк. Тагын 655,108 миллион сумны федераль бюджет өстиячәк.
Исегезгә төшерәбез, 2016 елдан Татарстанда иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү урында яшәүчеләр фикерен исәпкә алып кына үткәрелә, алар, архитекторлар белән берлектә, объектны проектлауга техник биремне формалаштыра. Агымдагы елда җәмәгатьчелек фикер алышуы циклы 20 февральдә башланды. Чаралар 16 мартка кадәр тәмамланыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International