Татарстанда аз хәрәкәтләнүчән гражданнарны кабул итүгә сайлау участокларының 80 проценты әзер

2018 елның 6 марты, сишәмбе

18 мартта Татарстанда аз хәрәкәтләнүчән гражданнарны кабул итүгә сайлау участокларының 80 проценты чамасы әзер. “Яшь гвардия” тарафыннан катлаулы тормыш вәзгыятенә дучар студентларга социаль ярдәм Фонды (“СтудФонд”) белән берлектә оештырылган Бөтенроссия мониторингы нәтиҗәләре шундый.
Мониторинг барышында активистлар республиканың 43 районында һәм шәһәр округында 1201 сайлау участогын карадылар. Тикшерелгән сайлау участокларының 85 проценттан күбрәге пандуслар, 80 проценты - ярдәмче култыксалар, 55 проценты - ярдәмгә чакыру кнопкасы, 67 проценты махсуслаштырылган лифтлар белән җиһазланган. 18 проценттан күбрәк участокта махсус тукталыш урыннары бар.
“Татарстанда уңайлы мохит бик тиз үсә, һәм бу яхшы сизелә. Минемчә, республикабызның һәм илебезнең һәр аз хәрәкәтләнүчән гражданы үзенең сайлау хокукын тоткарлыксыз үти алырга тиеш,” – дип шәрехли мониторинг йомгакларын Татарстандагы “СтудФонд” координаторы Диана Демина, дип яза “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы рәсми сайты.
Исегезгә төшерәбез, халыкның аз хәрәкәтләнүчән төркеме өчен сайлау участокларының уңайлылыгын 2017 елның 25 декабреннән 2018 елның 25 гыйнварына кадәр өйрәнгәннәр иде. Шул чорда “Яшь гвардия” һәм “СтудФонд” тарафыннан Россиянең барлык төбәкләрендә 39214 сайлау комиссиясе тикшерелде. Бөтенроссия мониторингы йомгаклары буенча доклад әзерләнде һәм Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясенә тапшырылды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International