Баулы муниципаль районының Покрау Ырыстамагы авыл җирлегендә яшәүчеләргә банкомат кирәк

2018 елның 2 марты, җомга

1 мартта Баулы муниципаль районының Покрау Ырыстамагы авыл җирлегендә гражданнар җыены булды. Чарада муниципаль район башлыгы Рамил Гатиятуллин катнашты, дип яза “Хезмәткә дан” газетасы. Җыенга кадәр ул урындагы фельдшерлык-акушерлык пунктын, Шарай авылында яшәүченең шәхси ярдәмче хуҗалыгын, “Миңнуллин” крестьян-фермер хуҗалыгы терлекчелек фермаларын карады, шулай ук Покрау Ырыстамагы авыл Мәдәният йортын капиталь төзекләндерү барышы белән танышты.
Гражданнар җыенында эш йомгаклары турында хисап доклады белән җирлек башлыгы Борис Безенов, “Миңнуллин” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Генадий Миңнулин чыгыш ясадылар. 2017 елда районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2018 елга бурычлар турында муниципаль берәмлек башлыгы Рамил Гатиятуллин сөйләде.
Җирлектә яшәүчеләрне борчыган мәсьәләләргә килгәндә, алар Интернет эшенең тотрыклы булмавыннан, шуңа электрон хезмәтләрдән кирәгенчә файдалана алмауларыннан зарландылар. Шулай ук авыл халкы почтаның җирле бүлеге атнаның өч көнендә генә эшләвенә ризасызлык белдерде, бу коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә кыенлык тудырганлыгын җиткерде. Әлеге проблемаларны хәл итү өчен гражданнар авылда банкомат куюны сорады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International