Баулы һәм Ютазы муниципаль районнары Советларының йомгаклау сессияләре булды

2018 елның 10 феврале, шимбә

Татарстанда муниципаль районнар Советларының йомгаклау сессияләре  дәвам итә. 9 февральдә Баулы һәм Ютазы муниципаль районнары 2017 елдагы социаль-икътисади үсешләренә йомгак ясадылар һәм 2018 елга бурычларын билгеләделәр. Муниципалитетларның вәкиллекле органнары утырышларында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Хисап сессиясе эшендә «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе вәкиле дә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International