Мәскәүдә Халыкара велоконгресста Әлмәтне тәкъдим иттеләр

2018 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

8-10 февральдә Мәскәүдә VI Халыкара кышкы велоконгресс уза. Форумга 25тән артык илдән велоҗәмәгатьчелек лидерлары, шәһәрләр һәм төбәкләр администрацияләре, транспорт министрлыклары вәкилләре җыелды. Алар велоинфраструктура үсеше белән бәйле мәсьәләләрне, кышкы велотранспорт өчен инновация карарларын тикшерәләр.
Конгресста Татарстанны Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин тәкъдим итә. Ул җыелучыларга, Россиядә беренчеләрдән булып, кыска гына вакытта ел әйләнәсе йөрерлек куркынычсыз велосипед маршрутлары булдырган шәһәр – Әлмәт тәҗрибәсе турында сөйләде.
Шунысын да әйтергә кирәк, велоконгресста катнашучыларның бер өлеше Татарстанның нефть башкаласында велоинфраструктураны үстерү проектын гамәлгә ашыру дәрәҗәсен һәм аны кышкы чорда карап тоту сыйфатын шәхсән бәяләү мөмкинлеге алды. Алар өчен 6 февральдә Әлмәткә танышу туры оештырылган иде.
Шуны исегезгә төшерәбез, велоинфраструктураны үстерү программасы шәһәрдә 2016 елдан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Татнефть” компаниясе генераль директоры Наил Мәганов булышлыгында гамәлгә ашырыла. Аның кысаларында шәһәрдә 75 километрдан артык велосипед юллары төзелде инде. Киләчәктә аларның озынлыгы 250 километрга җиткереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International