Красногорскта Россиянең кече шәһәрләре вәкилләре семинары үтә

2018 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Мәскәү астындагы Красногорск шәһәрендә уку семинары уздырыла, аңа халкы 100 меңгә кадәр булган кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр вәкилләре килде. Бу чарада «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе башкарма секретаре Александр Барышев катнаша.
Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы үткәргән бу семинарның төп темасы булып,  кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләрнең уңайлы шәһәр мохитенә иң яхшы проектка Бөтенроссия конкурсында катнашуы тора. Эш сессияләре кысаларында семинарда катнашучылар әлеге конкурсны үткәрү кагыйдәләре, шулай ук кече шәһәрләрдә проектлау үзенчәлекләре турында, проектларны гамәлгә ашыруга җәмәгатьчелекне һәм студентлар даирәсен җәлеп итү мөмкинлекләре хакында беләчәкләр.
Исегезгә төшерәбез, 17 гыйнварда Коломнада узган Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр форумында Россия Президенты Владимир Путин Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының кече шәһәрләргә һәм тарихи җирлекләргә өстәмә рәвештә биш миллиард сум акча бүлеп бирү турындагы тәкъдимен хуплады.
Конкурс йомгаклары буенча 80ләп : “тарихи җирлекләр” категориясе буенча – 20, “кече шәһәрләр” категориясендә – 60 җиңүче сайлап алыначак. Һәр категория өчен билгеле бер күләмдә премия бирелә. Әйтик, тарихи җирлекләр өчен аның күләме уртача 50 миллион сум, ә кече шәһәрләргә – 30дан 100 миллион сумга кадәр булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International