Татарстанда муниципаль архивларны капиталь төзәкләндерү дәвам итә

2018 елның 7 феврале, чәршәмбе

Татарстанда 2017 елда старт алган муниципаль архивларны капиталь ремонтлау республика программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Узган елда аның кысаларында 16 архив яңартылган иде. Быел программада 18 объект каралган.
Шушы көннәрдә Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты архив бүлегендә дә төзәкләндерү эшләре башланды. Бу максатта республика бюджетыннан 6 миллион сум диярлек акча бүлеп бирелде. Хәзер түбә ябыла, бинада җилләтү һәм янгын сүндерү автоматлаштырылган системасы урнаштырыла.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International