2017 елда Тәтешкә 45 мең турист килде

2018 елның 2 феврале, җомга

2017 елда Тәтешкә 45 мең турист килде. Соңгы алты елда муниципаль берәмлектә бу күрсәткеч 13 тапкыр артты. Быел шәһәрдә балык тоту тарихы буенча музей-күргәзмә комплексы ачарга планлаштыралар. Узган елда районда тулай территориаль продукт күләме 5,7 миллиард сум булды һәм 2016 ел белән чагыштырганда 8 процентка үсте. Муниципаль берәмлек тулай территориаль продукты күләменең 23 процентын кече һәм урта бизнес тәэмин итте.
Тәтеш муниципаль районы Советы утырышында бүген шундый мәгълүматлар игълан ителде. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы сәләмәтлек саклау министры Гадел Вафин, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Бу чара башланганчы, кунаклар  “Тәтештехпыяла” ААҖ, район үзәк хастаханәсенең капиталь төзекләндерелгән бала тудыру бүлекчәсен ачуда булдылар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International