Татарстанда иң яхшы Яңа ел бәйрәме – 2018не билгеләделәр

2018 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Кичә, 24 гыйнварда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында муниципаль берәмлекләр арасында иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәмчә бизәүгә республика конкурсына йомгак ясалды.
Призлар фонды 11,75 миллион сум булган конкурс 2017 елның 25 декабрендә старт алды һәм өч этапта үтте: эш төркемнәренең районнарда күчмәэше, муниципаль берәмлекләрнең конкурс документлары белән танышу һәм Интернатта тавыш бирү.
Конкурста республиканың барлык 43 муниципаль районы һәм ике шәһәр округы катнашты. Алар алты номинациядә ярышты. Конкурска йомгак ясаганда муниципаль берәмлекләр сайтларында урнаштырылган Яңа ел алды һәм бәйрәм чаралары турындагы мәгълүматлар да исәпкә алынды. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International