Түбән Камада Владимир Высоцкий күргәзмәсе ачылды

2018 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

Россиянең мәшһүр шагыйре, җырчысы Владимир Высоцкий тууга 80 ел тулуга һәм «Үз колеяң» проектының 5 еллыгына багышланган, «Высоцкий Түбән Камада» иҗади проекты кысаларында 19 гыйнвардан 30 гыйнварга кадәр Түбән Камада “Юлның дүрт чиреге” тематик күргәзмәсе эшли. Ул Халык иҗаты йорты фойесында урнашкан. Бөек җырчы, шагыйрь һәм актер иҗаты һәм тормышы белән ял көннәресез һәм төшке тәнәфессез 10 сәгатьтән 19 сәгатькәчә танышырга мөмкин. Керү ирекле.
Барлык экспонатлар “Таганкада Высоцкий йорты» Дәүләт мәдәни үзәге – музее тарафыннан күрсәтелә. Афишалар, фоторәсемнәр, шагыйрьнең театр реквизитларыннан тыш, монда аның сәхнә киемнәрен дә күрергә була. Әйтик, Высоцкий Гамлет ролен уйнаганда кигән свитер да монда, дип хәбәр итә Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International