Зеленодольскиның  “Могҗизалар кыры” микрорайоны халкы территориаль җәмәгать үзидарәсе оештыра.

2018 елның 18 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген шәһәрдә өч территориаль җәмәгать үзидарәсе бар инде, тиздән дүртенчесе – “Могҗизалар кыры” нда барлыкка киләчәк, дип хәбәр итә “Зеленодольская правда” гәҗите.
Микрорайонда җәмәгать үзидарәсен оештыру инициаторларының берсе – монда яшәүче Валерий Калашников.
–  Каенлы урамында асфальт юл салу – бу беренче максат кына әле, ди Валерий Калашников. – ТҖҮнең бурычы бөтен “Могҗизалар кырында” тәртип булдыру һәм аны саклау: һәр хуҗа йорты янында чәчәкләр үстерсен, Үләнне чапсын, төзелеш материалларын җиештырсын. ТҖҮ булса – юллар да булыр, дигән вәгъдәне муниципалитет финанслар белән ныгыта. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Роман Котельников безне Каенлы урамын төзекләндерүгә 2018 елда 10 миллион сум бүлеп бирелә, дип ышандырды.
Әлегә Валерий Калашников барлык әзерләнгән документларны шәһәр башкарма комитетына тапшырган. Җирле Совет депутатларына ТҖҮ чикләрен билгеләргә һәм аны төзүне расларга гына кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International