Татарстанда үзара салым уңаеннан референдумнар узды

2017 елның 20 ноябре, дүшәмбе

2017 елның 19 ноябрендә Татарстанның 43 муниципаль районының 852 авыл hәм 20 шәhәр җирлегендә урыннарда үзара салым кертү буенча референдумнар булып узды. Тавыш бирүләр 1706 сайлау участогында оештырылган иде. Референдумнарда саулаучыларның 66,3 проценты катнашты.  
Нәтиҗәдә, 858 җирлектә референдумнар узган дип табылды. Ә 14 җирлектә халык аз килү сәбәпле референдумнар үтмәгән дип табылды. 2 җирлектә исә халык 2018 елда үз авылларында үзара салым кертүгә га каршы чыкты.  
Исегезгә төшерәбез,үзара салым программасы “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” инициативасы һәм  Татарстан Республикасы Президенты яклавы белән 2013 елдан тормышка ашырыла. Ул халык арасында гражданлык активлыгын күтәрү, урыннарда яшәү шартлары сыйфатын яхшыртуга җәлеп итү чараларының берсе булып тора. 
Шушы вакыт эчендә җирлекләрне үстерүгә халыктан кергән һәр 1 сумга 4 сум республика субсидиясен дә исәпкә алып, 2,8 миллиард сумнан артык акча кертелгән. Бу акчаларга җирлекләренең төп проблемалары хәл ителә.
Агымдагы елның августында Кировта Россия Президенты карамагындагы Җирле үзидарәне үстерү советы утырышында Россия Президенты Владимир Путин, Татарстанның җирле референдумнар үткәрү һәм үзара салым җыюны оештыру тәҗрибәсен хуплады һәм аны башка төбәкләргә дә таратырга тәкъдим итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International