Гомумроссия муниципаль берәмлекләре Конгрессы ихтирамы

2017 елның 20 ноябре, дүшәмбе

Гомумроссия муниципаль берәмлекләре Конгрессы президенты,”Бердәм Россия” партиясенең Дәүләт Думасындагы фракциясе башлыгының беренче урынбасары Виктор Кидяев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнхановка оешманың күптән түгел Мәскәүдә узган җыелышына зур игътибары өчен рәхмәтен белдерде. 
Исегезгә төшерәбез, форум 2017 елның 31 октябреннән 1 ноябренә кадәр дәвам итте. Бирегә Россия төбәкләреннән 600 делегат җыелган иде. Конференциягә Татарстаннан “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциясиясе рәисе Минсәгыйть Шакиров,ТР Дәүләт Советының дәүләт корылышы hәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин,”ТР муниципаль берәмлекләре Советы”Ассоцияциясенең башкаручы сәркатибе Александр Барышев,Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев hәм Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин килделәр.
“Форумда сезнең республика вәкилләрнең актив катнашуы җирле үзидарә мәсьәләләрен абруйлы дәрәҗәдә тикшерергә, территориаль иҗтимагый үзидарә, халыкара муниципаль хезмәттәшлек, муниципаль-хосусый парнерлык темаларын күтәрергә мөмкинлек тудырды. Утырыш нәтиҗәләре буенча Россиядә җирле үзидарәнең үсешен тәэмин итүче әhәмиятле карарлар кабул ителде. Безнең эшкә карата шундый игътибар күрсәтүегез өчен рәхмәтемне җиткерәм hәм киләчәктә дә хезмәттәшлегебезне дәвам итәрбез дип өметләнәм,”- диелә, аерым алганда,Мәскәүдән килгән хатта.                                                                                          

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International